“Коръән нуры” журналы мөфти хакында яза

14 май 2013 ел 12:22

Гарәп телендә чыгучы “Коръән нуры” рәсми журналының апрель санында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Габдулла Али Басфор белән очрашуы хакында язма дөнья күрде. “Коръән нуры” журналы Согуд Гарәбстанындагы Бөтендөнья ислам лигасының Коръән-хафизлар әзерләүче халыкара оешмасы көче белән нәшер ителә. Габдулла Али Басфар әлеге оешманың генераль сәркатибе.

Мәкаләдә очрашуның Җиддә шәһәрендәге оешма офисында үткәрелүе турында язылган. Шулай ук сүз Россия ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге турында барган.

Камил хәзрәт сөйләшү вакытында җылы кабул итүләре өчен Габдулла Али Басфарга рәхмәтен белдерә һәм рәсми визит белән Казанга килергә чакыра. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана