Камил хәзрәт Германиянең вәкаләтле вәкиле белән очрашты

14 май 2013 ел 09:09

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Германиянең Россиядәге  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ульрих Бранденбургны кабул итте.

Рәсми очрашу вакытында Камил хәзрәт дәрәҗәле кунакны Татарстандагы дини вәзгыять, динара мөнәсәбәтләр белән таныштырды. ТР МДН эшчәнлеге турында сөйләгәндә үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары арасында Татарстан мөфтияненең икенче урында торуын һәм аның карамаганда 1500ләп имам эшләве хакында әйтте.

Рәсми кунак үз чиратында мөфтигә җылы кабул итүе, Татарстандагы дини тормыш белән таныштыруы өчен рәхмәтен белдерде. Ул республика җитәкчелегенең дини кыйммәтләрне кайтаруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Татарстанның икътисадый ягы белән бергә татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышуына шатлануын әйтте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана