Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә чит ил вәкилләрен кабул итте. Аерым алганда Төркия Республикасы консулы Сабри Тунч Ангылы, Иран Ислам Республикасы консулы Рәсүл Багернеҗад Шаян белән очрашты. Очрашуларда сүз, нигездә, үзара хезмәттәшлек турында барды.
Төркия консулы белән сөйләшү вакытында рамазан аена Татарстанга Төркия хафизларын чакыру турында килешенде. Төркия Коръән-хафизлары республика мәчетләрендә рамазан аенда тәравихларны алып барачаклар.