Әлмәт районында мәчет каршында мәдрәсә ачылды

13 май 2013 ел 12:46

12 майда Әлмәт районының Тайсуган авылында мәчет каршында мәдрәсә ачу тантанасы булды. Әлеге сөенечле чарада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңниәхмәтов, җирлектәге дин әһелләре, авыл халкы катнашты.

Мәдрәсә ачу бәйрәме Коръән укудан башланып китте. Аннары имам-мөхтәсиб мәдрәсә төзү, салу ни дәрәҗәдә әҗер-саваплы гамәл булуы хакында вәгазь укыды. Шулай ук ул бина торгызу әле ярты эш икәнне,  алга таба аны тоту һәм биредә дини эшчәнлек алып бару мөһимлеген ассызыклады.

Мәдрәсәгә җир алуда һәм аның бинасын төзүдә И.Юлдашов, белем бирү өчен шартлар тудыруда Р. Зәкиҗанов, М. Габдуллин ярдәм күрсәткән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана