11 майда мөхтәсибәтләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел тулу уңаеннан мини-футбол ярышлары үткәрелде. Ярышлар Баулының балалар-яшүсмер спорт мәктәбендә узды. Чарада республиканың Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Азнакай, Кукмара, Ютазы районнарыннан 7 команда катнашты. Турнир ТР МДН белән берлектә үткәрелде. Мөселман спорчыларын Баулы районы җитәкчелеге, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин сәламләде.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын – Бөгелмә командасы;
2 урын – Кукмара командасы;
3 урын – Ютазы командасы.
Җиңүчеләргә Баулы районы хакимияте һәм мөхтәсибәтнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.