Мәликә ханым Гыйлметдинова медаль белән бүләкләнде

11 май 2013 ел 13:44

«Зрячим о незрячих» китабы авторы, Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйлметдинова ТР МДНнең “Халкыбызга хезмәте өчен”  медале белән бүләкләнде. Әлеге олуг бүләкне Мәликә ханымга 10 майда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә тапшырды. Шулай ук бүләкләү чарасында мөфтинең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Мәликә ханымның инвалидлар арасында алып барган эшчәнлеген, аларга ислам кыйммәтләрен җиткерүен, ярдәм күрсәтүен югары бәяләде. “Сезнең ярдәм белән күрү сәләтен югалтканнар тормышларында иң мөһим нәрсәне- Аллаһка ышану хисен табалар”, - диде ул.

Мәликә ханым үзенең иҗтимагый эшчәнлеген 2000 нче елларда башлап җибәрә. Ул башта махсус ишарәләр белән сөйләшү ысулын өйрәнеп ишетмәүчеләр белән эшли. Аннары Л.Брайл системасын үзләштерә һәм күрмәүчеләргә ярдәм итә башлый. Берничә ел дәвамында күрмәүчеләр өчен исламны өйрәтү методикасын эшли. Әлеге бер айлык махсус курс өчен программа күрмәүчеләрне Л.Брайл системасына таянып укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт. Мәликә ханым күпьеллык тәҗрибәсенә таянып «Зрячим о незрячих» дип аталган китабын да яза. Әлеге басма Коръәнне Л. Брайл системасы аша өйрәтүе белән үзенчәлекле. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана