6 майда ТР МДНнең дәгъват бүлеге Биектау районының мәдәният йортында “Иман кичәсе” дип аталган чара уздырды. Кичәдә Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов вәгазь сөйләделәр, РИУ мөгаллимнәре Ильяс Халиков һәм әлеге уку йорты студенты Сәетдавыт Сүенов мөнәҗәтләр башкардылар. Шулай ук чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәримуллин, имам-мөхтәсиб Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты.
Кичә ахырында җыелган халык өчен викторина уздырылды. Аларга Коръәнгә, пәйгамбәрләргә, ислам нигезләренә кагылышлы сораулар юлланды. Дөрес җавап бирүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Район җитәкчесе мондый күркәм дини чара үткәрүләре өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде, халыкка иманлы булырга чакырган эчтәлекле вәгазьләр уку кирәклеген ассызыклады.
Алга таба нәзарәтнең дәгъват бүлеге “Иман кичәсе”н Татарстанның башка районнарында да үткәрергә ниятли.