Казан шәһәре мөхтәсибе тәбрикләү

10 май 2013 ел 10:50

Әссәламу галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы Тәгалә исеме белән!

Җиңү көне – чын мәгънәсендә шатлыклы бөтенхалык бәйрәме ул! Халык хәтерендә бу бәйрәм хаклы рәвештә төп урыннарны биләп тора. Әлеге көннәрне һәр гаиләдә яу кырында һәлак булганнарны һәм тыныч тормышта фидакаръләрчә хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләп искә алалар. Халкыбыз Бөек Җиңүгә Ватанына һәм үз намусына тугъры кала алу, бердәм булу нәтиҗәсендә иреште. Без ата-бабаларыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Һәр ел саен май ае дәвамында тормышларын аямаган сугышчыларга, шулай ук тыл ветераннарына хөрмәт йөзеннән, башкалабызда төрле чаралар оештырыла.

Ветераннарыбызның нинди генә авыр сынауларда да Аллаhы  Тәгаләгә  ышанычларын югалтмаулары бары тик соклану гына уята ала һәм аларны яшь буын өчен үрнәк дәрәҗәсенә куя.

Рәхимсез сугышта халкыбыз яулаган Җиңүнең әһәмияте беркайчан да кимемәс. Ветераннарның үлемсез батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр. Илебезнең тынычлыгы өчен яу кырында хәлак булган батырларыбызның Аллаhы Раббымыз рухларын шат кылса иде. Бүгенге көндә безнең арабызда булган ветераннарга Аллаhы Тәгалә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, калган гомерләрен якыннары һәм туганнары шатлык-сөенечтә үткәрергә насыйп итсен. Амин!

Иң изге теләкләр һәм догалар белән, Казан шәһәре мөхтәсибе

Мансур хәзрәт Җәләлетдин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана