7 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы утырышы үткәрелде. Күп еллар дәвамында дин өлкәсендә эшләгән һәм хәзер дә динебезгә хезмәт итүләрен дәвам итүче өлкән яшьтәге имамнар нәзарәтнең Аксакаллар шурасы эшчәнлеген дәвам итү хакында сөйләштеләр. Барлыгы 12 аксакал килгән иде. Аксакаллар җыелышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Камил хәзрәт өлкән буын дин әһелләре каршында чыгыш ясап, нәзарәтнең уңышлы эшләвендә киңәш-табыш итү органы булу мөһимлеген ассызыклады. “Без сезгә даими рәвештә төрле проблемалар буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итәрбез. Чөнки сезнең дин өлкәсендә эшләү тәҗрибәгез зур”, - диде ул.
Әлеге чара кысаларында Җиңү бәйрәме якынлашып килү уңаеннан Камил хәзрәт ТР МДНнең “Халкыбызга хезмәте өчен” медален өч аксакал бабайга тапшырды. Алар өчесе дә сугыш ветераннары: Казанның “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан, “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллин, “Әҗем” мәчетенең элеккеге имам-хатыйбы Һади хәзрәт Әхмәтвәлиев.
Җәлил хәзрәт җыелышта нәзарәтнең Аксакаллар шурасы 17 хөрмәтле һәм дәрәҗәле имам-мөхтәсибтән һәм имамнан торачагы хакында әйтте. Мөфтигә мөһим сораулар, проблемалар буенча киңәш бирү аларның төп бурычлары булып тора.
Шура җитәкчесе итеп Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов сайланды. Шулай ук чарада катнашучылар үзләренең шура эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдимнәрен керттеләр. Алга таба айга ким дигәндә бер тапкыр җыелырга һәм эш тәртибен кабул итәргә килештеләр.