Камил хәзрәт Сәмигуллин әл-Әзһәрнең Палестина бүлеге шәехе белән очрашты

07 май 2013 ел 17:22

7 майда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Палестинаның экс-мөфтие, хөрмәтле шәех, әл-Әзһәр халыкара университетының Палестин бүлеге җитәкчесе Исмәгыйл Бульбулны кабул итте.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт хөрмәтле кунакка ТР МДН эшчәнлеге, республика имамнарының эше һәм Татарстан өммәтендәге яңарышлар турында сөйләде. Шулай ук хәзрәт якын киләчәккә ниятләре белән уртаклашты, танылган татар дин әһелләренең китапларын бастыру турында сөйләде.

Исмәгыйл Бульбуль үз чиратында мөфтигә җылы кабул итүе өчен рәхмәтен җиткерде. Ул Татарстанга дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышу ниятеннән килүе хакында әйтте. Бигрәк тә аны Россия ислам университеты кызыксындырган. Моннан тыш татар дин галимнәре мирасы белән таныш булуын, үз китапханәсендә Ш. Мәрҗани хезмәтләре булуы хакында сөйләде. Татар дин әһелләренең ислам фәннәре өлкәсендә югары гыйлемгә ия булуларын һәм аларның хезмәтләрен кабат нәшер итү мөһимлеген ассызыклады.

Сөйләшү барышында ике якта дини белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә килештеләр. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/8324

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана