5 майда Теләче районы мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесен үткәрде. Конкурста барлыгы 60 лап бала катнашты. 3 төркемгә бүленеп белемнәрен сынадылар: 7 яшькә кадәргеләр, 7-12 яшьлекләр, 12 яшьтән зурраклар. Балаларның гыйлемнәрен РИУ каршындагы Коръән-хафизлар үзәгеннән килгән кунаклар бәяләде. Яшь Коръән укучыларны үзәк җитәкчесе Ибраһим хәзрәт, анда белем алучы Габделхәмид хәзрәт тыңлады.
Бәйгедә җиңгән һәм катнашкан барлык шәкертләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.