Беренче мөселман волонтерлар отряды төзелде

07 май 2013 ел 10:58

Татарстан мөфтиятендә беренче тапкыр волонтерлар отрядын оештыру җыелышы үткәрелде. Волонтерлар ТР МДН карамагында эшләячәкләр. Беренче отряд 12 кешедән торачак, җитәкчеләре – яшьләр бүлеге белгече Динар Касыймов. Җыелышка килгән яшьләр беренче отрядны “Заман” исеме белән атадылар.

Әлеге чарада мөфти урынбасары, социаль проектлар юнәлешенә җитәкчелек итүче Илдар хәзрәт Баязитов яшьләргә үзенең фикерләрен җиткерде, уңышлар теләде. Илдар хәзрәт әйтүенә караганда, волонтерлар отрядларын республика районнарында да оештыру көтелә. Алар барысы да иҗтимагый эшләр, экология белән бәйле чараларны оештыру, инвалидларга, мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк.  Барлык волонтерлар белән эш итү вазыйфасы нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшинга тапшырылды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана