Рөстәм хәзрәт Иранда үткән конференциядә катнашты

07 май 2013 ел 10:01

29-30 апрельдә Тегеранда “Дин белгечләре һәм ислам яңарышы” дип аталган халыкара конференция үтте. Төрле илләрдән 500дән артык дин әһелен җыйган чараны Бөтендөнья Ислам яңарышы ассамблеясе (the World Assembly of Islamic Awakening) үткәрде. Конференциядә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.  

Иранда вакытта Рөстәм хәзрәт Батыр берничә очрашуда катнашты. Аерым алганда Бөтендөнья Ислам яңарышы ассамблеясенең генераль секретаре Али Әкбәр Вәләяти һәм  Бөтендөнья ислам мәзхәбләрен якынайту буенча ассамблея җитәкчесе Мөхәммәт Али Тасхир белән очрашты. Рөстәм хәзрәт әлеге танылган дин әһелләре белән очрашу вакытында Татарстандагы дини үсеш, шулай ук нәзарәтнең максатлары-ниятләре турында сөйләде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана