Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Астана шәһәрендә уздырылган “Казахстан- уртак йортыбыз” халыкара конференциясеннән кайтты. Конференцияне Казахстанның дин эшләре буенча агентлыгы Казахстан халыклары ассамблеясе белән берлектә уздырды. Чарага Россиянең, Казахстанның, Кыргызстанның, Төркиянең, Монголиянең һәм башка илләрнең күренекле дин әһелләре чакырылган иде.
Татарстаннан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин барды. Конференциядә катнашудан тыш Татарстан делегациясе Казахстанның баш мөфтие Ерҗан Маямеров белән очрашты. Очрашу вакытында татар дин әһелләре Казахстан мөселманнарына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламен җиткерделәр, Татарстанда Ислам үсеше, нәзарәтнең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Шулай ук Астана шәһәрендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Казастан Республикасы дини эшләр буенча агентлыгы рәисе Кайрат Лама Шәриф белән очрашты. Бу очрашу вакытында дин әһелләре хәнәфи мәзхәбен өйрәнү, ныгыту, экстремизмга каршы көрәш һәм нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Эшлекле сәфәр вакытында Рөстәм хәзрәт Батырның «Абу-Ханифа. Жизнь и наследие» дип атлаган китабы Казахстанда яңадан бастырылуы мәгълүм булды. Озакламый әлге китапның казах теленә тәрҗемә ителүе көтелә.