Әлмәт ислам мәдрәсәсендә кичке бүлектә октябрьдән алып, апрель аена кадәр укулар алып барылды. Төрле курсларда 90 кеше дини гыйлем туплады. Алар арасында шәһәр вузларында укучы студентлар да, 80 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар иде.
Уку тәмамланганнан соң 3 майда шәкертләр өчен мәҗлес оештырылды. Әлеге мәҗлестә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, мәдрәсә ректоры Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов чыгыш ясады. Ул шәкертләргә уңышлар теләде, шулай ук имтиханнар тапшыру өйрәнгәннәрне тагын бер тапкыр кабатлау, искә төшерү икәнне дә билгеләп үтте.
Мәҗлес вакытында шәкертләр мөгаллимнәренә үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, моннан тыш җирлектә эшләүче хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңладылар.