Буа мәдрәсәсендә Ислам нигезләре буенча белемнәрен сынадылар

06 май 2013 ел 11:52

29 апрельдә Буа мәдрәсәсендә Ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча район конкурсы үткәрелде. Бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Буа районы мөхтәсибәте һәм мәдрәсә тарафыннан оештырылды. Бу чара мәдрәсәдә агымдагы уку елына һәм район мәчетләре каршында башлангыч дини белем алуга йомгак ясау да булды.

Конкурста катнашучыларны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Буа районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, нәзарәтнең яшьләр бүлеге хезмәткәре Акйолдыз Фәизова, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит Маликов бәяләде.

Конкурста барлыгы 250 ләп кеше катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Нәсих Шәрәфетдинов,

2 урын – Ильяс Сафиуллин,

3 урын – Илдус Шәфигуллин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Гөлфия Гыйләҗева,

2 урын – Роза Хәсәнова,

3 урын – Әнисә Шәрәфиева.

Бәйгедә катнашканнарның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана