Арчада балалар бәйгесе узды

29 апрель 2013 ел 13:59

28 апрельдә Арча мөхтәсибәте “Изгеләр мәчете”ндә Коръәнне дөрес итеп укуга һәм динебезне белүгә кагылышлы балалар бәйгесе үткәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев, нәзарәтнең яшьләр бүлеге хезмәткәре Акйолдыз Фәизова һәм 60ка якын бала катнашты.

Нияз хәзрәт балалар өчен бәйгенең бәйрәм рухында һәм бик мәгънәле узуын, катнашучыларның конкурска бик әзерлекле килүен билгеләп үтте. “Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укыдылар, намаз турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр”, - диде хәзрәт.

Соңыннан нәзарәт һәм мөхтәсибәт исеменнән балаларга бүләкләр өләшенде. Чара мәҗлес белән тәмамланды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана