27 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр һәм хәйрия бүлекләре “Ярдәм” хәйрия фонды белән берлектә Казан шәһәренең Серов урамында өмә уздырдылар. Өмәдә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Барлыгы 25 кеше өмәгә җыелган иде.
Илдар хәзрәт хәбәр итүенә караганда, хәйрия һәм яшьләр бүлекләре волонтерлар туплау белән шөгыльләнә. Волонтерларны шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган иҗтимагый чараларга җәлеп итәчәкләр. Яшьләр ярдәмендә динебез хуплаган иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеген җанландыру күз алдында тотыла.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/8258