27 апрельдә Кайбыч районында мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә укучы шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе булды. Алты мәхәлләдән балалар районның үзәк мәчетенә җыелдылар. Бу көнне 14 апрельдә узган Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә электрон Изге китаплар да тапшырылды. Шулай ук бәйрәм уңаеннан башка балаларга да бүләкләр бирелде.
Мөхтәсибәт әлеге бәйрәм кичәсен һәм Коръән конкурсын уздыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр: Дамир хәзрәт Гыйззәтуллинга, агрофирма директорлары Юрий Осипов, Рамил Каюмовка һәм “Швеймет” оешмасы директоры Рәшит Ярһәмовка рәхмәтен җиткерде. Ә балаларны июнь аенда мәчетләрдә үткәреләчәк сабакларга көтеп кала.
28 апрельдә Зур Кайбыч һәм Ябалак авыллары мәчетләре каршындагы якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балаларга исә, уку елы тәмамлану уңаеннан Казан шәһәренә экскурсия оештырылды.