26 апрельдә Сыктывкарда “Бүгенге заман җәмгыятендә гаделлек. Дин, фәлсәфә һәм фән” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.
Фәнни-гамәли чараны Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте төбәкнең милли сәясәт министрлыгы, Иҗтимагый палатасы һәм башка ведомстволар ярдәмендә уздыра. Чарага Татарстан, Мәскәү, Башкортстан, Әстерхан һәм башка төбәк мөселман, православ оешмалары вәкилләре, шулай ук Коминың төрле югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлары һәм башкалар җыелды.
Чара җәмгыятьтәге процессларга Ислам һәм башка диннәр, мәдәниятләрдәге гаделлек төшенчәсе күзлегеннән карауга багышлана.