29 апрель көнне Буа мәдрәсәсендә өлкәннәр арасында Ислам дине буенча район бәйгесе үткәрелә. Чараны мәдрәсә оештыра. Бәйгедә дингә кагылышлы сорауларга җавап бирү һәм Коръәнне дөрес итеп уку шарт итеп куелган. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр биреләчәк. Чара Коръән ашы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.