25 апрельдә Кол Шәриф мәчетендә “Әл-Харам” мәчете төшерелгән көмеш маркалар коллекциясе күргәзмәсе ачылды. Әлеге проектның авторы - «ВТ» («WT») компаниясе.
“Көмеш Мәккә: хаҗ билгесе Мәскәү акча сугу йорты көмеш маркаларында” дип аталган күргәзмәне ачу тантанасынды “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Кол Шәриф мәчетендәге вәкиле Илфар хәзрәт Хәсәнов, «ВТ» («WT») компаниясе вәкилләре катнашты.
Рөстәм хәзрәт күргәзмә ачылышында катнашучыларны нәзарәт һәм шәхсән үз исеменнән сәламләде. Мәккә һәм Мәдинәнең һәр мөселман күңеленә якын булуы, мөһимлеге турында сөйләде. Күргәзмәгә куелган экспонатларның да шушы изге урыннарны чагылдыруы һәм Казаныбызда тәкъдим ителүе янә бер кат мөселманнар дөньясына игътибар юнәлтү булып тора.
Күргәзмәгә Изге Мәккәгә багышланган барлыгы 40 марка куелды. Алар 2013 елда махсус технология белән көмештән Мәскәү акча сугу йортында эшләнгән. Төп нөсхәләре булып 24 мөселман илендә төрле елларда дөнья күргән почта маркалары тора. 17 марка Согуд Гәрәбстанында басылган.