25 апрельдә Әлмәт районында урнашкан сигезенче төзәтү колониясендә хөкем ителгән мөселманнар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Анда колониядәге мәчеткә йөрүче мөселманнар катнашты. Конкурс быел икенче тапкыр инде Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
Чара имам-мөхтәсиб Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтовның дога укуы белән башланып китте. Аннары ул катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләде.
Конкурс ике юнәлештә оештырылды: Коръәнне тәҗвит белән уку һәм азан әйтү. Жюри ике сәгать дәвамында катнашучыларны тыңлады. Аннары җиңүчеләрне игълан итте.
Беренче номинациядә җиңүчеләр:
1 урын – Илназ Гәйфуллин;
2 урын- Әкърамҗан Дәвранов;
3 урын – Марат Әхмәтгалимов.
Икенче номинациядә җиңүчеләр:
1 урын – Рөстәм Рәхимов;
2 урын- Әкърамҗан Дәвранов;
3 урын - Марат Әхмәтгалимов.