Стадионда намаз уку бүлмәләре әзер

26 апрель 2013 ел 13:06

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Казанда яңа төзелеп килүче “Казан-Арена” стадионында булдылар. Белгәнебезчә, биредә җәй көне Универсиаданың төп чаралары үткәреләчәк. Биредә булган мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенә караганда,  стадионда мөселманнар өчен намаз укырга бүлмәләр әзерләнгән. Хатын-кызларныкы да, ир-атларныкы да бар. Әлеге бүлмәләрнең идәненә инде келәмнәр җәелгән һәм Кыйбланы табарга булышучы күрсәткеч куелган. Шунысы сөендерә, Универсиада тәмамлангач та, бүлмәләрнең берсе даими намаз бүлмәсе булып торачак. Спорт чараларын карарга килүче мөселманнар аны файдалана алыр.

Ә спорт чаралары алга таба биредә шактый санда узар әле. Казанның Чистай урамында төзелүче 45 мең урынлы стадионда  Универсиададан соң “Рубин” футбол командасы уеннары булачак. 2015 елда су спорты чемпионатын, 2018 елда дөньякүләм футбол чемпионатын кабул итәчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана