4 апрельдә Казанда төрле төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән электрон мәгълүмат чараларында эшләүче мөселман журналистларын җыйган «Ислам-online» конференциясе үткәрелде. Конференцияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Әлеге чарада Мөселман мәгълүмат чаралары ассоциациясе төзү турында карар кабул ителде. Ассоциациягә электрон һәм шулай ук басма мәгълүмат чаралары журналистлары керә алуы хакында килешенде. Шулай ук өстәмәләр һәм тәкъдимнәр белән Мөселман журналисты Кодексы кабул ителде.
Ассоциация мөселман журналистлары эшчәнлеген камилләштерү һәм аларга берләшү, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеген тудыру максатыннан семинарлар, курслар һәм башка чаралар оештыру белән шөгыльләнәчәк.
Мөселман мәгълүмат чаралары ассоциациясенә керү өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаларны түбәндәге адреска: 420111, Казан шәһәре, Лобачевский ур., 6/27 яки электрон адрес: info@dumrt.ru га юлларга.
Гариза
Мин,_________________________________________________(ФИО),
Мөселман мәгълүмат чаралары ассоциациясенә керергә телим.
Ассоциация әгъзасы буларак____________________________________
(массакүләм мәгълүмат чарасының исеме) вәкиле булып торам.
Элемтәгә керү өчен мәгълүмат ( телефон, электрон почта адресы, адрес):
_____________________________________________________________