22 апрельдә "ДУМ РТ ХАДЖ» программасы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшләр бүлеге җитәкчесе Руслан Нәфисуллин Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чит ил паспортларын ясату бүлеге җитәкчесе Ринат Фазылов белән очрашты. Очрашу вакытында алар хаҗ сәфәренә әзерләнүчеләргә чит ил паспортлары алуны җиңеләйтү хакында сөйләштеләр. Хаҗиларның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Чит ил паспорты алу өчен документлар җыю һәм яңа паспорт ясату алар өчен шактый мәшәкатьле эш булып тора.
Шуны исәпкә алып, ике як та хаҗиларга чит ил паспортын алуны җиңеләйтергә дигән уртак бер карарга килделәр. Чит ил паспортын ясату бүлеге хезмәткәрләре хаҗиларга паспорт ясатыр өчен кирәк булган барлык документларны җыеп тапшырырга булышачак. Шулай ук хаҗиларга билгеле бер көннәрдә гомуми чираттан тыш документ тапшырыр өчен махсус вакыт билгеләнәчәк. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хаҗиларга паспортлар ясату өчен документлар кабул итүне аерым сәгатьләрдә оештырачаклар.
Очрашу ахырында Руслан Нәфисуллин ихластан миграция хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. “Хаҗиларны сәфәргә әзерләү бик мөһим һәм җаваплы эш. Хаҗиларга хаҗ кылуның һәр өлешендә ярдәм итү, хезмәт күрсәтү безнең бурыч. Төрле оешмалар, ведомстволар белән хезмәттәшлек итеп, без шактый проблемаларны хәл итүгә ирешә алабыз”, - диде.