23 апрельдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Арт Лайф” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда “Арт Лайф” компаниясе президенты Александр Австриевских, “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов, «Арт Лайф» компаниясенең Казандагы директоры Ринат Галимов һәм “Нәсих” оешмасының башкаручы директоры Иршат Юнысов катнашты.
«Арт Лайф» компаниясе ризык өстәмәләре һәм сәламәт туклану өлкәсендә яңа биотехнологияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Александр Австриевских компаниянең хәләл продуктлары турында сөйләде. Шулай ук якын арада үсемлек желатины әзерли башлаулары, яңа биотехнологияләр кертүләре хакында әйтте.
Камил хәзрәт үз чиратында компания технологияләрен сыр җитештерүдә файдаланырга киңәш итте. Күп очракта хәләл саналмаучы сычужинаны (сыр ясауда файдаланыла торган хайваннардагы ашказаны согы ферменты) башка төр компонент белән алыштыру мөмкинлеген карарга кирәклеге турында әйтте. Әлеге тәкъдим компания вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.
Шуны да әйтергә кирәк, «Арт Лайф» Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты таныклыгын алган эре оешмаларның берсе.