Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан чаралар үткәрүгә әзерлек бара

24 апрель 2013 ел 14:14

24 апрельдә Татарстан мәдәният министрлыгында Идел буе болгарларының рәсми рәвештә Ислам кабул итүләренә 1124 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар оештыруга һәм үткәрүгә кагылышлы җыелыш булды. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә үткән җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Быел Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган бәйрәм чарасы май аенда үткәрелер дип көтелә. 1995 елдан бирле үткәрелеп килүче Болгар җыены елдан-ел зурлап уздырыла һәм төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны  үзенә күпләп җәлеп итә.

Җыелышта Камил хәзрәт Болгарда үткәреләчәк чараларга карата үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Ул бәйрәм кысаларында намаз укучы мөселманнарга шартларны уңайлырак итү кирәклеге турында әйтте.

Белгәнебезчә, 2010 елда  “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул ителде. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата булып тора. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана