28 апрельдә Арча мөхтәсибәте “Изгеләр мәчете”ндә “Ислам тынычлык дине” дип аталган балалар бәйгесе үткәрә. Бәйгедә балаларның дөрес итеп намаз укулары, Коръән аятьләрен яттан белүләре, зикер әйтүләре тикшереләчәк. Шулай ук балалар туган җирләре-Татарстан турында инша да язып күрсәтергә тиеш булачаклар. Дингә тартучы, ислам кыйммәтләрен аңлатучы конкурста 70кә якын бала катнашуы көтелә.
Мөхтәсибәт хәбәр итүенә караганда, катнашучылар өчен мәҗлес тә оештырыла.