23 апрельдә Россия ислам институтында мөслимәләр ораторлык осталыгы буенча ярыштылар. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы, Ислам мәдәни үзәге, Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясе ярдәмендә үткәрде.
Бәйгедә Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы 20 студент кыз катнашты. Алар хатын-кыз һәм дин темасына кагылышлы чыгышлар ясадылар. Мөслимәләрнең чыгышларын вуз укытучылары бәяләде. Иң күркәм һәм эчтәлекле чыгыш дип Россия ислам институты студенты Айгөл Сәетгазинаныкы табылды.