Апаста Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү бәйгесенә йомгак ясадылар

23 апрель 2013 ел 17:33

22 апрельдә Апас районы мөхтәсибәте район мәхәлләләрендә уздырылган Коръән укучылар һәм мөнәҗәтләр әйтүчеләр бәйгесенә йомгак ясап бәйрәм оештырды. Әлеге чарада Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Рәшит Маликов, нәзарәтнең яшьләр бүлеге вәкилләре Акйолдыз Фәизова, Нияз Сабирҗанов катнашты. Бәйрәмгә районның төрле мәхәлләләрендә җиңүчеләр һәм җирле халык җыелган иде.

Бәйрәмдә Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр яңгырады, шулай ук вәгазьләр сөйләнде. Фәһим хәзрәт мондый төр чаралар оештыру динебез кыйммәтләрен дәгъватлауның күркәм бер юлы булуы хакында әйтте.

Бәйрәм кысаларында бәйгедә катнашучыларга нәзарәт, мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Иң күркәм Коръән укучылар, мөнәҗәт әйтүчеләр дип түбәндәгеләр табылды:

өлкәннәр арасында -

Фәһим Нургалиев,

Зөһрә Сафина,

Римә Гашигуллина,

Фәүзия Хөснетдинова,

Гөлнур Хәмидуллина,

Зимфира Зарипова,

Рәмзия Гыйльманова,

Резедә Сирдиева.

 

балалар арасында -

Алисә Ибраһимова,

Рәсимә Галәүтдинова,

Шамил Хантимеров,

Линар Хафизов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана