Татарстан дин әһелләре Чуашстанга сәфәр кылды

22 апрель 2013 ел 13:25

Үткән ялларда Татарстан һәм Чуашстан мөселманнары ижтимагый эшләрне оештыруда тәҗрибә уртаклаштылар. 20 апрельдә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә республика мөселманнары Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында булдылар. Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм башка дин әһелләре белән очрашып, төбәктә алып барылган социаль эшләр белән таныштылар.

Илдар хәзрәт сәфәре хакында сөйләп болай диде: “Шыгырдандагы “Өч сәхабә” мәчетендә, шулай ук мәдрәсәдә булдык. Мәдрәсәләрдәге укыту эшләре, авылларда оештырылган иҗтимагый чаралар турында сөйләштек. Чуашстанда бик күркәм гамәлләр кылына. Тукай авылының авыр хәлгә таручыларга ярдәм күрсәтә торган  махсус фонды да бар икән. Бу авылда бөтен җирләр мәчет карамагында, төрле проблемаларны картлар, яшьләр бергә җыелып хәл итүләре күркәм күренеш. Июнь аенда, Алла боерса, шәкертләр бәйрәмен уздырырга җыеналар. Бу чарада Татарстан да катнашыр дип уйлыйбыз».

Шулай ук хәзрәт Чуашстан мөселманнарын Татарстандагы иҗтимагый эшләр, шулай ук нәзарәтнең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән кыскача таныштыруы хакында әйтте. Аерым алганда сүз,  күзләре начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен Казанда төзелеп килүче яңа бина, моннан тыш ятим балалар өчен ярдәм үзәге булдыру нияте  турында барган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана