20 апрельдә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Ульянда «Сембер» татар эшкуарларының иҗтимагый оешмасына 10 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында катнашты. Илдар хәзрәт Ульян төбәгендә яшәүче эшкуарларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт һәм нәзарәт исеменнән сәламләде, аларга эшләрендә уңышлар теләде.
«Сембер» татар эшкуарларының иҗтимагый оешмасы төбәктә милли-мәдәни, дини чараларны оештыруга зур өлеш кертеп килә. Бүгенге көндә оешма 500дән артык татар эшкуарын берләштерә.