21 апрельдә Яшел Үзән районы мәхтәсибәте тарафыннан 15 нче мәртәбә балалар арасында Коръән уку бәйсе үткәрелде. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров катнашты, шулай ук ул жюри әгъзасы булды. Бәйгедә катнашучыларны, кунакларны, дин әһелләрен мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләде, балалар арасында шушындый бәйге уздыруның күркәмлеген билгеләп үтте.
Конкурста 80гә якын бала катнашты. Алар ике төркемгә бүленде: мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып 5 сыйныфтагыларга кадәр һәм 6 сыйныфтан алып 11 сыйныфта укучыларга кадәр. Изге китапны укый белүдә, яттан сөйләүдә ярышкан барлык балаларга да нәзарәт һәм мөселман эшкуарлар тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8187