21 апрельдә Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә Түбән Кама районы балалары арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Конкурсны оештыручы, алып баручы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сөйләвенә караганда, бәйге өч номинациядә: 7 яшькә кадәргеләр, 7-15 яшьлекләр һәм Коръәннең 30 дан бер өлешен белүчеләр арасында үткән. 46 малай, 43 кыз бала катнашкан.
Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Россия ислам институты каршындагы Коръән- хафизларны әзерләү үзәге һәр балага Изге китап тәфсире басмасын өләште. Ә җиңүчеләр Хәмзә Хәбибрахманов һәм Әхмәт Әүхәдиевкә иганәчеләр ярдәмендә алынган “планшет” бүләк ителде, дип хәбәр итә Түбән Кама мөхтәсибәте.