Ислам мәдәнияте музеенда күргәзмә ачылды

19 апрель 2013 ел 09:21

18 апрельдә “Казан Кремле” дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «Гаҗәеп “Мөхәммәдия” китабы: рухи хәзинәбез гәүһәре” дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә ачылышында Татарстан мөфтиенең беренче урыбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт кунакларны, күргәзмәне оештыручыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләде. “Камил хәзрәт үзенең эшчәнлегендә татар халкының рухи мирасын халыкка кайтаруны, өйрәнүне төп юнәлешләрнең берсе итеп билгеләде. Бүген ачыла торган күргәзмәне дә һәм башка мирасыбызга кагылышлы чараларны да нәзарәт бары хуплый гына”, - диде ул.

 “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда ачылган күргәзмәдә "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Гыйльми китапханәсе, КДУның Н.И Лобачевский исемендәге Гыйльми китапханәсе, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Милли архивы, Диннәр тарихы музее (Санкт-Петербург), Төркия Республикасы Милли китапханәсе (Анкара), Юныс Әмре институты (Төркия) фондларыннан җыелган кулъязма һәм басма "Мөхәммәдия" китаплары, Казан Император Университеты һәм М.Казембекның эшчәнлегенә бәйле архив документлары, ТР Милли музее җыелмасыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) багышланган XX йөз башы басма шәмаилләр һәм  миниатюралар җыелмасы, көйләп уку сәнгате кебек уникаль күренешләр һәм экспонатлар белән танышырга мөмкин.

Оештыручылар хәбәренә караганда, күргәзмәнең фәнни концепциясе нигезе буларак Г.Р.Сәйфуллина, Х.Ю.Миңнегулов, Р.К.Ганиева, М.Г.Госманов, И.Р.Мөхәммәтов, Н.Исмәгыйль, Исхакова-Вамба, В.Н.Юнусова хезмәтләре кулланылды.

Татар әдәбияты үзенең тарихи үсешендә Шәрык, шул исәптән төрек әдәбияты белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Безнең җирлектә госманлы-төрек әсәрләре күпләп тарала, яратып укыла. Гали Рәхимнең татар әдәбияты тарихының билгеле бер дәверен яктырткан сүзләре бу әдәби вәзгыятьне яхшы тасвирлый: "Чын әдәби азыкның иң зур кыйсемен безнең татарга шул Кара диңгез артындагы кардәшләр -госманлылыр бирде. Алардан кергән китаплардан "Мөхәммәдия"не көйләп, безнең татар күзләрен яшьләтте, "Сәедбаттал", "Сары салтык", "Кан кальгасе" шикелле сугыш китапларын укып, ул хиффәтләнде, "Тутыйнамә" шикелле кыйссаларны укып гыйбрәтләнде, "Әбүгалисина"ны укып кәефләнде, "Хуҗа Насреддин"ны укып көлде".

"Мөхәммәдия" гасырлар буе халкыбызның әдәби зәвыгын, әхлагын тәрбияләгән китап буларак игътибарга лаек. Ул татар мәктәп-мәдрсәләрендә, бигрәк тә кызлар өчен, уку китабы буларак кулланылган; халык тарафыннан ятланган һәм көйләп укылган. Галимнәр фикеренчә, "Мөхәммәдия" кебек көйләп укыла торган китаплар традициясе югары үсешле урта гасыр ислам музыкасы сәнгатенең кыйммәтле фрагментларын саклый, шулай ук алар мөнәҗәтләр үсешенә дә йогынты ясый. Халык арасында төрле дини бәйрәм-мәҗлесләрдә Коръәннән соң "Мөхәммәдия" укылу фарыз шикелле бер эш хисаплана башлый.

 Әлеге китапның авторы Мөхәммәд Чәләби - урта гасыр госманлы-төрек шагыйре. Иҗаты әдәбиятының чәчәк ату дәверенә туры килә. Мөхәммәд Чәләби әсәрен 1449 елда язып бетерә. "Мөхәммәдия" мәснәви белән язылган зур күләмле дини-дидактик поэма. Шигырь төзелеше, вәзеннәр төрлеге ягыннан аеруча бай тезмә әсәр. Аңа кадәр язылган дини-дидатик әсәрләрдән аермалы буларак китап гарәп телендә түгел, төрки телдә языла. Ислам дине тоткан төрки халыклар арасында әсәрнең аеруча да танылган булуының тагын бер сәбәбе бу, күрәсең.

"Мөхәммәдия" татар тормышында бик мәшһүр булганга күрә, алга таба әдәби әсәрләрдә дә күпләп телгә алына. Аның тирән тәэсирен без Г.Кандалый, Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Кәрими кебек әдипләрнең иҗатларында күрәбез.

Тарих һәм сәнгать, тел һәм жанр үзенчәлекләре ягыннан "Мөхәммәдия" китабы Теркиннең үзендә дә, Россиядә дә фәнни өйрәнү объекты булып тора (А.Гүчлү, АЛәләбиоглу, М.Казембек, Г. Сайфуллина, М.Әхмәтҗанов, И.Мухаммедов Һ.6.).

""Мөхәммәдия" китабы, ихтимал, XVIгасырда ук инде Кырымда, соңыннан Казанда таралып, татар халкының күңелен яулагандыр. Тарихи чыганаклар исә әлеге китапның безнең төбәктә таралу вакытын XVIIгасыр дип әйтергә нигез бирә. Ничек кенә булмасын, татар җирлегенә үтеп керү белән Октябрь инкыйлабына кадәр "Мөхәммәдия" кулъязма рәвешендә дә, 1845 елдан басма китап буларак иң кимендә 24 мәртәбә дөнья күрә. АНЫҢ тәнкыйди нөсхәсен ориенталист-галим Мирза Казембек әзерли. Галим берничә нөсхане кулланып эш итә. Ә1908 елны балалар өчен әзерләнгән "Кечкенә Мөхәммәдия" китабы да дөнья күрә. Күргәзмәдә урын алган "Мөхәммәдия" китабының үрнәкләренә карап, китап графикасы сәнгате, татар басма китабы үсешен күзәтергә мөмкин. Китап төрле басмаханәләрдә төрле сыйфатта дөнья күргән. Алар арасында яхшы кәгазьдә басылган, матур бизәлешле, каралы-аклы рәсемлеләре дә, төсле рәсемле "Мөхәммәдия"ләр дә бар.

Чыганаклардан күренгәнчә "Мөхәммәдия" китабы, Казан каласында революциягә кадәр басылган татар китаплары арасында иң күп тираж белән басылган китапларның берсе. Ул төрле нәшриятларда дөнья күргән: Казан Император университеты, М.Чиркова, бертуган Каримовлар Сәүдә Йортында, Б.Л. Домбровский, И.Н.Харитонов һ.б.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана