Махсус лекцияләр уздырыла

18 апрель 2013 ел 11:15

11 апрельдән Татарстан төзәтү колонияләрендә ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге хезмәткәрләре лекцияләр уздыра. Әлеге укулар Җинаятьләрне үтәтү федераль хезмәте җитәкчелеге соравы буенча , махсус хезмәт вәкилләре өчен оештырылды. ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге җитәкчесе Айрат хәзрәт Зарипов хәбәр итүенә караганда, лекцияләр Ислам дине кыйммәтләре турында, динне дөрес җиткерү, радикал юнәлешләргә каршы тору кебек темаларга әзерләнгән.

Лекцияләр алты колониядә алып барыла.

Айрат хәзрәт, шулай ук, 9 апрельдә бишенче төзәтү колониясендә Коръән уку бәйгесе оештырылуы хакында сөйләде. Бәйгедән тыш хөкем ителүчеләргә, авыруларга һәм пенсионерларга, барлыгы 250 кешегә, хәйрия ашы оештырылган. Әлеге чараларны уздыруга нәзарәт тарафыннан 15 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде, моннан тыш мөселманнардан 15 мең сум хәйрия ярдәме җыелган.

Бәйгедә җиңүчеләргә электрон Коръәннәр, намазлыклар, дини китаплар бүләк ителде.

Коръән уку бәйгесеннән фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8153

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана