17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттан тыш алтынчы корылтае уздырылды. Корылтай эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов катнашты.
Җыенга барлыгы 300 дән артык төрле мөхтәсибәтләрдән имамнар, кунаклар килгән иде. Корылтайда республика мөфтие, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары сайланды.
ТР МДН рәисе, мөфти итеп бертавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Белгәнебезчә, мөфти вазыйфасына барлыгы өч кандидат дәгъва иткән иде: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Фәрит хәзрәт Сәлмән һәм Харис хәзрәт Салихҗан.
Делегатлар беренче урынбасарлыкка Рөстәм хәзрәт Батырны, ә баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыевны хупладылар.
Корылтайдан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев журналистлар белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында нәзарәтнең алга таба эшчәнлегенә бәйле сорауларга җавап бирелде. Шулай ук Камил хәзрәт урынбасарлары турында сөйләде. Беренче урынбасар Рөстәм хәзрәт Батырдан кала, социаль проектлар буенча Илдар хәзрәт Баязитов, дәгъват һәм ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү буенча Нияз хәзрәт Сабиров, моннан тыш район имамнары белән эшләү буенча Рөстәм хәзрәт Хәйруллин урынбасарлар булды.