13.14,15 апрель көннәрендә Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Зәй, Сарман һәм Түбән Кама мөхтәсибәтләрендә булды.
Камил хәзрәт әлеге мөхтәсибәтләргә сәфәре вакытында җирлектәге имамнар белән очрашты, үзенең эш планнары белән уртаклашты. Хәзрәтләр үз чиратында мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр, проблемаларын җиткерделәр.