13 апрельдә Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Татарстандагы мөселман һөнәри мәгариф учрежденияләренең укыту-методик берлеге советының беренче утырышы үткәрелде. Әлеге орган Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән оештырылды. Утырышта нәзарәт вәкилләре, барлык дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Чарада мөселман мәгарифе стандартларына бәйле мәсьәләләр каралды, яңа төзелгән органның эш планы белән таныштылар. Шулай ук мәдрәсәләрне финанслау, шәкертләрнең практикасын оештыру, уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру хакында фикер алыштылар. Һәр сорау буенча мөфти вазыйфаларын башкаручының урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Ислам тикшерүләре үзәге хезмәткәре Камил Насыйбуллов чыгышлары тыңланды.
Утырышта катнашкан РИУ ректоры һәм берлек рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин дини уку йортларының бердәм стандартларга ия булу мөһимлеген ассызыклады. Бүген инде бердәм укыту программасы кирәклеге хакында да гына түгел, ә аны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре барлануын әйтте. Һәр мәдрәсә үзенчәлеген искә алып төзелгән бердәм укыту стандарты мәдрәсәләргә яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеген бирә.