12 апрельдә төзекләндерүдән соң “Кол Шәриф” мәчете ачылды. Мәчеттә яңадан Изге Коръән аятьләре яңгырады. Бүген “Кол Шәриф” мәчетенең эшчәнлеге җомга намазын укудан башланды. Җомга намазын Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгы дирекциясе арасында мәчетне файдалану тәртибенә, шул исәптән дини бәйрәмнәр үткәрүгә һәм җомга намазларын укуга кагылышлы үзара килешү төзелде. Шулай ук ике як та алдан сөйләшеп уртак дини-мәдәни чаралар уздырырга килештеләр.