11 апрельдә Татарстан Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге утырыш Иҗтимагый палата әгъзасы, мөфти вазыйфаларын башкаручының урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр тәкъдиме белән үткәрелде.
Утырышта сүз республикада мәктәп формасын кертү турында барды. Әлеге мәсьәлә күптән түгел Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә “Башлангыч, гомуми һәм урта белем бирү программасы буенча укучыларның киеменә таләпләр кую турында”гы модель норматив хокукый акты проектын юллагач актуальләште.
Сөйләшүдә ТР Президенты аппараты, Прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар катнашты.
Утырышта катнашучылар динара тынычлыкны һәм милләтара килешеп яшәүне ныгытуны алга таба да дәвам итү мөһимлеге турындагы бердәм карашларын җиткерделәр. Мәктәпләрдә дөньяви белем бирү дә динара, милләтара татулыкны шактый дәрәҗәдә тәэмин итүен билгеләп үттеләр. Шуның өчен дә мәктәп формасын кертү Россия халыкларының күптөрле бай традицияләренә зыян салмаска, шулай ук җәмгыятебездә социаль һәм милеккә бәйле бүленешнең тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә булышлык итәргә тиеш. Моннан тыш мәктәп формасы киемгә ниндидер өстәмә аксессуарларны, аерым алганда укучыларның баш киемнәрен регламентлаштырырга чакырмавы билгеләп үтелде.
2012 елның 1 сентябрендә мәктәп укучыларының тышкы кыяфәтенә кагылышлы таләпләр кертүне караган “Мәгариф турындагы федераль закон” гамәлгә керә. Закон гамәлгә кергәнче Россия төбәкләре үзләренең кануннарын федераль законга тәңгәлләштерергә тиеш, шул ук вакытта җирлектәге икътисадый, милли, демографик үзенчәлекләрне исәпкә алу мөмкинлеге бирелә. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина катнашучыларга хәбәр итүенә караганда, якын арада, републиканың мәктәп формасына куелган таләпләре үрнәк кагыйдәнамәсе әзерләнәчәк, шуның нигезендә алга таба гомуми белем бирү учрежденияләре, ата-аналарның фикерләрен исәпкә алып, укучылар өчен теге яки бу мәктәп формасы вариантын кабул итәчәкләр. Әлеге документ проекты ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгәнче, фикер алышу, тикшерү өчен республиканың Иҗтимагый палатасына юлланачак.