Рухи мирасыбызны саклауга багышланган сөйләшү үткәрелде

10 апрель 2013 ел 16:07

10 апрельдә Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчетендә “Ш. Мәрҗани һәм башка татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Чара нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “2013 ел- Ш. Мәрҗани елы” кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан оештырылды.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүе Коръән укудан башланып китте. Аннары Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. Ул үзенең чыгышында милли рухи мирасыбызның бай булуын һәм аны саклау, өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. “Мәрҗани елы” кысаларында төрле ил мөселманнарына таныш, мәшһүр татар дин әһеле Мәрҗанинең китаплары яңартып нәшер ителәчәге хакында әйтте. Әйтик, нәзарәт тарафыннан “Нәзарәтүл-хак” китабын бастыру ниятләнелә. Моннан тыш Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең Мисырның бер китапханәсендә табылган борынгы китабы - фикх буенча шәрхен бүгенге көн укучыларга кайтару бурычы торуы хакында әйтте. Диния нәзарәте каршында оештырылган укыту-методик берлеге дә мөселман уку йортлары программаларына татар дин әһелләренең гарәп телендәге хезмәтләрен кертү һәм аларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәк. Хәзрәт: “Безгә мирасыбызны, тарихи дини басмаларны кабат нәшер итү юлы белән дә сакларга кирәк. Алар бит безнең энҗе бөртекләре, аларны дөнья күләмендә күрсәтү безнең бурыч. Шулай ук безнең дөнья күләмендә билгеле галимнәр әзерләргә барлык мөмкинлекләребез бар” - диде.

Алга таба чарада башка дин әһелләре, фән әһелләре мирасыбызга кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырдан мөфти вазыйфаларын башкаручы Рөстәм хәзрәт Батыр, мирасыбызны барлау, өйрәнү һәм киләчәк буынга җиткерүдә җәмәгать эшлеклеләрен, дин әһелләрен, галимнәрне бергәләп тырышлык куярга чакырды.

Чарада Татарстан Фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Ислам Зарипов катнашучыларга Муса Бигиевның “Зәкят” китабының русча басмасын тәкъдир итте. Әлеге иске татар имлясында язылган китапны русчага И. Зарипов һәм Т.Хабибуллин тәрҗемә иткән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана