Дин әһелләре һәм галимнәр татар рухи мирасы турында сөйләшергә җыела

09 апрель 2013 ел 10:56

10 апрельдә Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчетендә “Ш. Мәрҗани һәм башка татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган түгәрәк өстәл уздырыла.

Фәнни, дини сөйләшүне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты оештыра.

Чара нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “2013 ел- Ш. Мәрҗани елы” кысаларында уздырыла. Белгәнебезчә, быел мәшһүр татар дин әһеле, тарихчы Ш. Мәрҗанинең тууына 195 ел тулды. Шул уңайдан һәм татар рухи мирасын өйрәнү, таныту ниятеннән агымдагы елны “Мәрҗани елы” дип үткәрергә кирәк дигән карарга киленде.

“Түгәрәк өстәл”дә түбәндәге темалар буенча сөйләшү көтелә.

1.     Татар рухи мирасының тарихи мөһимлеге;

2.     Татарларның рухи-дини хезмәтләрен тәрҗемә итү проблемалары;

3.     Рухи мирасны популярлаштыру проблемалары.

Чарада нәзарәт вәкилләре, татар мирасын өйрәнүче галимнәр, дин әһелләре катнашуы көтелә. Башлана сәгать 10.00 дә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана