1 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова һәм бүлек хезмәткәрләре Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә булдылар. Белгәнебезчә, ата-аналары ташлаган сабыйларга ярдәм итү максатыннан ТР МДН, “Татар радиосы”, Бөгелмә мөхтәсибәте бер ай дәвамында “Сабыйга” акциясен уздырды. Хастаханәдә вакытлыча тәрбияләнүче ата-аналары ташлаган сабыйларга беренчел кирәк-яраклар җыелды.
Бүлек хезмәткәрләрен Бөгелмә районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш табиб Башкирова Елена Геннадьевна каршы алды. Хастаханәдә нәзарәт вәкилләре акция кысаларында җыелган бала кирәк-яракларын, шулай ук хастаханәгә хәйрия ярдәме йөзеннән электр плитәсе һәм микроволновка тапшырдылар, аннары сабыйлар янында булдылар.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7991