Мөселманнар футбол ярышында катнашты

08 апрель 2013 ел 16:43

6 апрель дә Бөгелмәдә  мөселманнар арасында  мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Әлеге чараны Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды.

Турнирда барлыгы алты: Казан, Баулы, Лениногорский, Кукмара, Урыссу һәм Бөгелмә  командалары катнашты.  Бөгелмәләр- беренче, кукмаралар-икенче урынны алды, өченчедә – Урыссу командасы.

Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенә караганда, ярыш хөкемдарлары иң  яхшы капкачыны, һөҗүмчене һәм тренерны да билгеләгәннәр.

Иң яхшы капкачы- Данияр Разаков (Урыссу командасы);

Иң яхшы һөҗүмче – Алмаз Хәмидуллин (Кукмара командасы);

Иң яхшы тренер – Валерий Хаҗаев (Бөгелмә командасы).

Фото: http://dumrt.ru/node/8057

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана