Кайбыч районы мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мөхтәсибәтнең 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Шулай ук җыелышта язгы өмәләр вакытында мәчет, зират, йорт тирәләрен чистарту турында сөйдәшенде. Җыелышта катнашкан район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин имамнарга халыкка чисталык, табигатебезне саклау турында вәгазләр һәм нәсыйхәтләр сөйләргә киңәш бирде.