Апас районы мәхәлләләрендә Коръәнне дөрес итеп уку бәйгеләре үткәрелде. 1 апрельдә мондый чара Каратун, 3 апрельдә Урта Балтай мәхәлләсендә, 6 апрельдә Апасның үзендә уздырылды. Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев хәбәр итүенә караганда, бәйгеләрдә балалар да, өлкәннәр дә катнашкан. Алар Коръән аятьләрен яттан һәм карап уку буенча гыйлемнәрен сынаганнар, шулай ук мөнәҗәтләр, бәетләр әйткәннәр.
Җиңүчеләр катнашында апрель урталарында Апас районы мәдәният йортында Коръән бәйгеләренә йомгак ясау бәйрәмен оештырырга җыеналар. “Бу дини чараны халык хуплап-көтеп ала. Анда вәгазьләр сөйләнәчәк, мөнәҗәтләр әйтеләчәк, догалар укылачак. Шулай ук беренче урыннарга лаек булучыларга бүләкләр тапшырылачак”, - ди имам-хатыйб Мирхәт хәзрәт.