4 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Алжирдан килгән кунаклар - Константин шәһәренең Ислам дәүләт университеты галимнәре: профессор, доктор Бәшир Кардусси, доктор Җемаи Шебаики, доктор Фәтех Хәлими булдылар.
Чит ил кунаклары белән Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручының урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров очрашты. Нияз хәзрәт дәрәҗәле галимнәргә татар халкының Ислам тарихы, нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу үзара хезмәттәшлек кору турында сөйләшү белән тәмамланды.