3 апрельдә Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-хатыйбларының, мөәзиннәренең, мөгаллимнәренең айлык җыелышы үткәрелде. Чарада район хакимияте вәкилләре дә катнашты.
Җыелышта дин әһелләре язгы-җәйге вакыттагы дини эшчәнлек, чаралар турында фикер алыштылар. Моннан тыш имамнарның иҗтимагый хезмәте хакында сүз барды. Шулай ук ТР МДНнең чираттан тыш корылтаенда катнашырга делегатлар сайланды.